Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тормыш алга баруын дәвам итә

Илебездә өлешчә мобилизация турында игълан ителгәннән соң, күпләр курку, шок кичерде, аптырашта калды. Өстәвенә, соңгы вакыйгалар елак, моңсу көз аена туры килде.

Дөньядагы вәзгыять белән бәйле психологик киеренкелекне җиңәргә ярдәм итүче ысуллар бармы? Якыннарыгыз өчен куркыныч булса, нәрсә эшләргә?

Өлешчә мобилизация вакытында балалары яки ирләре чакырылган хатын-кызлар өчен кайбер киңәшләр.

 

Мәгълүматны контрольдә тоту

Безне нәрсә борчый һәм куркыта? Беренче чиратта, артык мәгълүмат чыганаклары, тискәре контекстка игътибар итү.

Көн буена килгән мәгълүматның күләмен контрольдә тотарга тырышыгыз, моны берничә тапкыр чикләү яхшырак. Бар-лык яңалыкларны да рәттән күзәтеп торырга ярамый. Алар арасында дөрес булмаган чыганаклар да булырга мөмкин, ялган хәбәрләр дә, ди белгечләр. Буш вакытыгызны үзегезгә һәм якыннарыгызга багышлагыз. Чит темаларга сөйләшергә тырышыгыз. Чөнки без дөньяда барган хәлләрне контрольдә тота алмыйбыз, үз хәлебезгә генә тәэсир итү мөмкинлеге бар.

 

Терәк булу

Повестка килгәндә, ирегезгә, улыгызга, абыегызга мөмкин кадәр терәк булырга тырышыгыз. Аларның тынычлыгы сез-нең эмоциональ торышыгызга бәйле. Бу ситуацияне хәл итә алмасак та, аңа мөнәсәбәтне үзгәртә алабыз.

 

Ял итү (парадоксаль яңгыраса да)

Хатын-кызларга хобби, сәламәтлекләре турында кайгырту, уңай кешеләр белән аралашу өчен вакыт бүлеп куярга кирәк. Бу - начар хисләрдән һәм уйлардан арыну өчен яхшы ысул.

 

Аралашу даирәгезне «чистарту»

Сезгә уңай эмоциональ йогынты ясый алган кешеләр белән аралашыгыз, аларга якын булыгыз. Алар сезнең өчен «психологик батареялар» булып торачак.

 

Көндәлек эшләрне башкару

Тешләрне чистарту, фатирны җыештыру, тренировкаларга йөрү, китаплар уку һәм башка көндәлек эшләрне башкаруны дәвам итү бик мөһим. Бу психиканың тотрыклылыгын гына түгел, тормыш сый-фатын да сакларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса