Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Каз маеның файдасы

Каз мае табигый дәвалау продукты булып санала. Аны халык медицинасында түбәндәге авырулардан киң кулланалар.

Ютәлдән. Ютәл, үпкә һәм бронхлар авырулары вакытында мондый төнәтмә ясарга була.

Кирәк: 100 грамм бал, 100 грамм эретелгән каз мае, 100 мл аракы. Барысын бер савытта бутап, бер атнага караңгы урынга куярга кирәк. Әзер төнәтмәне  ютәл бет-кәнче, һәр көнне бер аш кашыгы эчәргә ярый. Төнәтмәне  суыткычта саклыйлар.

Буыннар авыртканда. 50 грамм каз маен парда  эретәбез һәм шуңа 10 тамчы камфора мае салабыз. Йоклар алдыннан көн саен шушы катнашманы авырткан җиргә сөртергә була. Ике атнадан нәтиҗәләре күренә башлаячак. Майны суыткычта сакларга кирәк.

Каз мае организм тарафыннан тиз үзләштерелә; җылыту үзлегенә ия; күзәнәкләрне яңарта; организмның саклау көчләрен ныгыта; файдалы матдәләрнең тирегә тизрәк үтеп керүен тәэмин итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса