Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәребезнең Ленин урамын зур үзгәрешләр көтә

Җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча республика программасы кысаларында Әлмәтнең Ленин урамында зур проектны тормышка ашыру эшләре башланып китте.

Проект концепциясе белән җәмәгать биналарына керү өлешләрен бердәм стильдә ясау, урам алтакталарын һәм реклама конструкцияләре типологиясен барлыкка китерү планлаштырыла.

Шулай ук яңа тукталыш павильоннарының, арт-объектлар, яктырту җайланмаларын урнаштыру һәм башкалар көтелә.


Бүгенге көндә Ленин урамының Мәрҗани урамыннан алып Тукай проспектына кадәрге өлешендә җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү эшләре бара.
Бу уңайдан әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын игътибарлырак булырга чакыралар.


Тәүлекнең кайсы вакытында ремонт барса да бу шәһәр халкына уңайлы мохит тудыру һәм куркынычсызлык өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса