Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “Татарстан чаңгы юлы-2019” узды

Әлмәттә шәһәр сусаклагычының чаңгы трассасында “Татарстан чаңгы юлы-2019” массакүләм чаңгы ярышы булып узды.

Быел бу ярышлар ундүртенче тапкыр оештырылды.  Чарада мәктәп укучылары, югары һәм урта-махсус белем бирү йортлары студентлары, шәһәр һәм район предприятиеләре, оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары һәм  ветераннар катнашты.

Ярышның иң яшь катнашучы Михаил Первушинга 9 яшь булса, иң олысы булган  Шәһит Таиповка 81 яшь.

Ярышларның максаты - физик культура һәм спортны үстерү,  өлкәннәр һәм яшьләрне чаңгы ярышлары белән даими рәвештә  шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Катнашучыларны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламләде:

- Әлмәт кышкы спорт төрләре үзәгенә әверелә. Узган атнада беренче өч көнлек кышкы фестиваль булды.  Анда кышкы спорт төрләрен яратучылар үз көчләрен сноубордта, тау чаңгысында шуу һәм биатлон буенча узышларда сыный алдылар. Бүген исә әлеге спорт бәйрәменең  дәвамы!

Чаңгы ярышларында катнашучыларны шулай ук  Әлмәт районының чаңгы спорты федерациясе президенты, “Әлмәтнефть” идарәсе җитәкчесе Ренат Нугайбәков та котлап узды:

- Чаңгы спорты инфраструктурасы да камилләшеп килә. Киләсе кышкы сезонда  "Снежинка" ял базасындагы чаңгы трассасы да барлык таләпләргә җавап бирәчәк. Җәйгә исә чаңгы-роллер трассалары әзер булачак.

Бу көнне стартка барлыгы биш меңнән артык әлмәтле чыкты. Бәйрәм ахырында ярыш җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса