Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддиннең юбилеен билгеләп үттеләр

Әлмәт төбәген бөтен дөньяга таныткан галим, әдип, мәгърифәтче Ризаэдддин бине Фәхреддин тууына 160 ел тулу уңаеннан шәһәребездә юбилей чаралары оештырылды.

Тантаналы кичә “Иске Әлмәт” Мәдәният йортында да үтте. Бирегә бу көнне  язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, музей хезмәткәрләре һәм галимнең туганнары җыелган иде.

Бүген Әлмәттә, Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддин  исемен мәңгеләштерү максатыннан әһәмиятле  эшләр алып барыла.  Мәчетләр, үзәк урамнарның берсе, гтмназия аның исемен йөртә. “Татнефть”  хәйрия фонддының  “Рухият”  программасы тарафыннан ике дистә ел эчендә 24 мең тираж белән галимнең 11 китабы басылып чыккан. Туып үскән нигезендә тормышын һәм эшчәнлеген яктыртучы музей эшләп килә. 1995 елда ачылган мемориаль музей да тиздән яңа биналы булачак.

- Аны тагы да киңәйтү өчен музейны киңәйтергә кирәк. Музей замана таләпләренә дә җавап бирергә тиеш. Югары технологогияләрне дә куллану кирәк. Ул балалар, өлкәннәр өчен кызыклы булырга тиеш, - дип үз фикерен белдерде Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова.

Тантаналы чара барышында музейда сакланучы кайбер экспонатлар, мәгърифәтченең шәхси язмалары, китаплары белән танышу мөмкинлеге дә тудырылды. Чарада Ризаэтдин Фәхреддиннең туганы Рөстәм Фәхреддинов та катнашты.

Татарстан Дәүләт советы рәисе Римма Ратникова Ризаэддин Фәхреддинең  исемен югары дәрәҗәгә күтәргән өчен музей хезмәткәрләренә, “Татнефть” компаниясенә ихлас рәхмәтен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса