Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә җирле үзидарә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Моннан җиде ел элек календарьда тагын бер бәйрәм барлыкка килгән иде. Ил күләмендә 21 апрельдә Җирле үзидарәләр көне билгеләп үтелә. Әлмәт районының муниципалитет, җирле үзидарә хезмәткәрләре өчен бәйрәм чарасы быел алданрак оештырылды.

Җирле үзидарә хезмәткәрләре халык белән турыдан-туры элемтәдә торучылар санала. Авыл җирлеге булсынмы яисә шәһәрдәге территориаль иҗтимагый Советлармы, хакимиятме – халык проблемалары белән иң элек аларга мөрәҗәгать итә. Сорауларның ни дәрәҗәдә чишелүе иң беренче чиратта җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, тәҗрибәсенә һәм эшләрен җаваплылык тоеп башкаруларына бәйле. Хезмәт җиңелләрдән түгел. Бу хакта үзенең чыгышында район башлыгы Айрат Хәйруллин да билгеләп үтте. 
- Аеруча авыл җирлекләре башлыкларына авыр. Без биредәге башкарма комитетларга кадрларны кыенлык белән эзлибез. Әмма нәрсә генә булса да, авылда кешеләр яши, димәк, аларның сораулары чишелергә тиеш, - диде ул шәһәр һәм районны үстерүдә республика программаларының, нефтьчеләрнең, үзсалымның да ярдәмгә килүен искәртеп. 
Рәхмәт сүзләре ветераннарга да, төбәктәге федераль структура җитәкчелегенә, барлык хезмәткәрләр адресына да яңгырады. 
- Тыгыз хезмәттәшлек күркәм нәтиҗәләр бирә һәм без алар белән горурланабыз. Без халыкның, балаларның тормышлары көннән-көн яхшырганын телибез. Дәүләт безгә җәмгыятькә, халыкка хезмәт итү бурычын ышанып тапшырды. Шуңа күрә һәр көн файда китерерлек итеп эшләргә кирәк – Айрат Хәйруллин шундый теләген дә җиткерде. 
Муниципаль хезмәткәрләр активлар. Бәйрәм чарасы узган драмтеатр бинасында аларның кул эшләреннән күргәзмә дә куелган иде. Югары дәрәҗәдәге осталык, зәвыклы итеп ясалган төрле картиналар, эшләнмәләр һәркемдә соклану тудырды. Район башлыгы да сәхнәдән мактау сүзләрен ирештерде. 


Бәйрәм сәбәпчеләрен «Татнефть» компаниясе профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин да тәбрик итте. Күркәм гадәт буенча нәшатлыларга дәүләт бүләкләре, район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шушында ук районның иң яхшы муниципаль хезмәткәре бәйгесенә йомгак ясалып, номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. 
Бу юлы концерт программасы да үзгә булды. Баш дирижер, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры, төбәгебезнең яшь талантлары чыгышы алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса