Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “әфганчылар”ны хөрмәтләделәр

Бүген Әлмәттә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан митинг һәм бәйрәм чарасы оештырылды.

Әфганстан, Чечня,  Югославия,  Сүриядәге канкоешлар  илебез тарихына бик күп аналарның  күз яше һәм  туган җирләреннән еракта ятып калган  егетләрнең  каны белән язылган. Тыныч тормышта илен сакларга китеп, үлем белән күзгә-күз  очрашкан батыр ир-егетләрнең  ачы язмышы ул. Илебез киңлекләрендә әлеге  сугышлардан читтә калган  бер генә төбәк тә юк. Әлмәт тә искәрмә түгел.

 

Бүген бездә 1316 сугышчы - интернационалист, хәрби бәрелешләрдә булган 37  инвалид гомер кичерә. 495 якташыбыз Әфганстан сугышында  катнашып, шуларның 13 е туган  йортларына цинк табутта кайткан.

Күңел һаман әрнүле, күздән яшьләр кипми. Бу еллар тарихы һәйкәлләрдә генә түгел, йөрәкләрдә саклана. Якыныңны, дустыңны, газиз балаңны югалту ачысын берни белән дә чагыштырып булмый. Митинга җыелган әфган сугышы һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, әти-әниләр, укучылар, студентлар кулындагы портретлардан япь-яшь йөзләр балкып тора.

Арабызда булмаганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, мылтык залплары яңгырады. Һәйкәл янәдән кызыл канәферләргә күмелә.

  

Бәйрәм чарасы “Нефтьче”  Мәдәният сараенда узды. Район башлыгы  Айрат Хәйруллин  үзенең чыгышында  якташларыбызның батырлыгын билгеләп үтте һәм патриотик тәрбия  бирүдә зур өлеш керткән активистларны бүләкләде.

Башка чыгыш ясаучылар да Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән  сугышчыларга  изге теләкләрен җиткерделәр. “Анава” вокаль-инструменталь ансамбле һәм башкаларның чыгышлары күңел кылларын тибрәтерлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X