Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең 13 балалар бакчасын үзгәреш көтә

Республика җитәкчелеге һәм нефтьчеләр ярдәме белән шәһәр һәм районда ел саен мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына ремонт ясала, территорияләр төзекләндерелә.

2018 елда капиталь ремонт программасы кысаларында республика хисабына шәһәрнең 26, 32, 30, 20 нче, шулай ук Габдрахман, Миңлебай авылларының һәм Түбән Мактама бистәсендәге балалар бакчаларына ремонт ясалды. “Татнефть” компаниясе дә үз өлешен кертми калмады. Компания тарафыннан балалар бакчаларын ремонтлауга 43,5 млн сум һәм Елховой авылы мәктәбен капиталь ремонтлауга 22 млн сум акча бүлеп бирелде.

Агымдагы елның февраль аенда  капиталь ремонт буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәр һәм районның 13 балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башланып китте. Республика бюджетыннан бу эшләрне башкару өчен 156 млн сум акча бирелде.  Төзекләндерү эшләре  шәһәрнең 39 нчы “Золотой петушок”, 47 нче “Энҗе бөртеге”, 33 нче “Незабудка”, 38 нче “Дельфин”, 27 нче “Нәни куллар”, 45 нче “Космос”, 48 нче “Веснянка” балалар бакчаларында, шулай ук Иске Суркино, Рус Акташы, Кәләй, Ирекле, Бишмунча авылларының һәм Түбән Мактама бистәсенең  балалар бакчаларында башкарылачак.

Шунысы мөһим, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларындагы ремонт эшләре район башлыгы Айрат Хәйруллинның шәхси контроле астында уза.

Кичә Айрат Хәйруллин район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм белгечләр белән берлектә сигез балалар бакчасында барган ремонт эшләренең барышы белән танышып чыкты. Карап йөрү барышында район башлыгы үзенең киңәш-тәкъдимнәрен һәм төзекләндерү уңаеннан күрсәтмәләрен бирде.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса