Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр "Казан марафоны 2019"да йөгерде

135 кешедән торган Әлмәт командасы Татарстанның нефть башкаласын зур спорт бәйрәмендә лаеклы тәкъдим итте.

4 май көнне  сәнәгать һәм нефть предприятиеләре, җәмәгать  оешмалары, спорт мәктәпләре вәкилләре, муниципаль хезмәткәрләр, төрле хезмәт ияләре һәм яшьләр берләшеп  3 километр араны узды,  ә кичә алар  10, 21,2 һәм хәттә 42,2 километр араны җиңеп чыктылар.

Иң озын дистанцияләргә йөгерүдә район башлыгы Айрат Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, аның урынбасарлары, предприятие җитәкчеләре, спорт ветераннары һәм эшмәкәрләр катнашты.

Россия буенча марафонның абсолют җиңүче һәм Россия чемпионы  исеменә Татарстан спортчысы Степан Киселев  ия булды. Ул  42,2 км дистанцияне 2 сәгать 12 минут 56 секунд эчендә узды.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса