Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр - беренче!

Халыкны каты коммуналь калдыкларны аерым җыюга җәлеп итү чараларының план-графигын үтәү кысаларында Әлмәт муниципаль районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә “Макулатура тапшыр-агачны коткар!” экологик проектын тормышка ашыра.

Әлеге федераль проектта шәһәр һәм районның барлык мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, авыл җирлекләре  һәм шәһәр хезмәтләре катнашты. Уртак көч белән 47 тонна 800 килограмм макулатура җыелды.

Әлмәт муниципаль районы ярдәме белән Татарстан макулатура җыю буенча Россия шәһәрләренең яшел рейтингына чыгуга иреште. Әлмәт районы исә Татарстанда беренче урынны алды.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса