Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт ветераннары “бронза” белән кайтты

11-12 май көннәрендә “Баско” боз сараенда ветеран командалары арасында Җиңү көненә багышланган традицион хоккей турниры узды.

Турнирда  Казан, Әлмәт, Лениногорск һәм Уфа шәһәрләреннән килгән биш команда көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре  буенча Әлмәтнең “Спутник” ветераннар командасы Казанның “Автомобилист” һәм Лениногорскның “Нефтяник” командаларын артта калдырып  3 нче урынны алды. Әлмәтлеләр бары “Казан ветераннары " һәм “Салават Юлаев” командаларына гына оттырды.

Безнең команда составында “Нефтяник” командасы начальнигы Игорь Фадеев, “Нефтяник” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры  Сергей Мордвинцев, “Нефтяник” хоккей клубы  администраторы Константин Колосов чыгыш ясады.

Сергей Мордвинцев турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса