Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы буенча тавыш бирергә килүчеләр саны 61 процент тәшкил итә

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 18.00 сәгатькә Әлмәт районы буенча референдумда катнашучылар саны 15476 кешегә җитте. Бу 61 процент дигән сүз.

Әлмәт авыл җирлегенә караган Дербедень белән Яшьләр бистәсе буенча референдумда катнашырга тиешле 470 кеше исәпләнә. 

- Безнең кешеләрдә үзаң көчле. Референдумда 90 проценттан артык кеше катнаша. Быел да сынатмабыз дип уйлыйм. 2017 елда 98 мең сум акча җыелган иде. Бу акчаларга өстәп, республикадан дүрт тапкыр арттырылып бирелгән сумманы да кушкач, шактый булды. Дачниклар арасында да үз өлешләрен кертүчеләр бар, - диде авыл җирлеге башлыгы Артем Веретенцев. 

Ике авылда да ремонт сораган юллар саны кими бара. Кайдадыр асфальт җәелсә, икенче урында вак таш салынган. Биредә дә үзсалым акчасын кая тотарга икәнлеген халык үзе хәл итә. Быел көзен уздырылган җыенда су белән тәэмин ителеш проблемасы күтәрелгән. 

- Яшьләр бистәсендәге чишмә саекты. Җыенда резервтагы скважинаны чистарту турында сүз барды. Киләсе елда шуның белән мәшгуль булачакбыз. Дербеденьда исә юлга вак таш җәю дәвам итәчәк, - дип сөйләде башлык. 

Әлмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр быел да кеше башыннан 200 сумнан җыярга булган. Алар үзсалым программасының өстенлекләрен яхшы аңлый. Мисал өчен, мәктәп директоры Нияз Гулумов үзсалымны биредә теләп түләвен, туган авылы үсешенә дә өлеш чыгаруын әйтте. 

- Гел дәүләткә ышанып утырып булмый. Үзебезгә дә тырышырга кирәк. Җитмәсә җыелган бер сум хисабыннан 4 сум субсидия дә өстәлә. Бер банк та мондый процент бирми. Башлыгыбыз да тырыш, халык белән кулга-кул тотынып, аңлашып эшли, - диде Нияз әфәнде. 

Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Артем Веретенцев әлеге вазифага 2015 елда гына керешкән. Әйтүенчә, башта кешеләр үзсалымга бик ышанып бетмичә караганнар. Акчаның авылда калганын күреп, активлашканнар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X