Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт мәшгульлек үзәгенә 10 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән

2018 елда Әлмәт районының мәшгульлек үзәгенә 10 506 кеше мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән 3 925 кеше бирегә эш эзләп килгән. Бу хакта Әлмәт мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов хәбәр итте.

2018 елның 31 декабренә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны  820 кешене тәшкил иткән. Узган елны эшсезлек дәрәҗәсе кимегән һәм 31 декабрьгә ул эшче көчләр санының  0,74% ын тәшкил иткән. Бу исә соңгы 16 ел эчендә Әлмәт районы буенча иң түбән күрсәткеч булып тора.   

Узган елда Әлмәт мәшгульлек үзәге тарафыннан 8 572 кешегә һөнәри юнәлеш бирү буенча  хезмәтләр күрсәтелгән. Шул исәптән 6 534 мәктәп укучысына да. Ел дәвамында 503 кеше махсус һөнәри белем бирү курсларында укыган.

Шулай ук 404 эшсез кешегә социаль адаптация буенча һәм 475 кешегә психологик ярдәм күрсәтелгән.

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса