Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт футболчылары V Бөтенроссия турнирында беренчелекне яулады

Әлмәт футболчылары “Рождественская Ладья” дип исемләнгән мини-футбол буенча V Бөтенроссия турнирында катнашты.

Ярышлар Тольятти шәһәрендә узды.

Дәрәҗәле бүләк өчен көрәшергә Волгоград, Самара, Ульяновск, Тольятти шәһәрләренән һәм Татарстан Республикасыннан 26 футбол коллективы килә. Уеннар ике көн дәвам итә.

Әлмәтнең “Нефтеград” командасы беренче көнне үк “В” төркемендә 1 нче урынга чыгуга ирешә. Беренче матчта дуслык җиңгән булса, икенчесендә әлмәтлеләр Тольятти шәһәренең “Слвяннар” командасын 8:0 исәбе белән тармар итә. Кич белән әлмәтлеләр Ульяновск шәһәренең “Валенте-УлСити” командасын 4:0 исәбе белән җиңеп чыга.

Әлмәт уенчылары матч арты матч “Рождественская Ладья”ның көчле командаларын җиңә бара. Плей-офф  өлешендә алар 2:1 исәбе белән тәмамланган өч матч уздыра. Финалда “Нефтеград” Тольяттиның  “Локо-ЭкоВоз” командасы белән очрашты. Бу уен да башкалары кебек әлмәтлеләрнең җиңүе белән тәмамлана. 

Ярышларның иң яхшы сакчысы дип Денис Зәйнуллин таныла. “Рождественская Ладья”ның  иң яхшы уенчысы исеменә исә Александр Кудряшов ия була.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X