Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт балаларын министр котлады

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге көн, иң беренче чиратта, балаларның хокукларын саклау көне буларак кабул ителгән. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән шәһәребезнең балалар хастаханәсендә кунак булды.

Алар биредә дәваланучы һәм шушы көннәрдә дөньяга килгән сабыйларны бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук дәвалану шартлары белән танышып, табиблар белән аралашты. 
Кунаклар хастаханә буенча сәяхәт тә кылды. Учреждение өр-яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән, кабинетлар якты, табиблар һәр балага игътибар бүлә һәм күңелләрен биреп хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса