Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Геройлар көнен билгеләп үттеләр

Илебездә 2007 елдан алып 9 декабрьдә Геройлар көне билгеләп үтелә. Әлмәттә быел да бу уңайдан үзләренең фидакарь хезмәтләре, батырлыклары белән әлеге югары исемгә лаек булганнарны хөрмәтләү чарасы оештырылды.

Шәһәр паркындагы Геройлар аллеясы – иң гүзәл урыннарның берсе. Биредә исәннәрнең һәм арабыздан киткән Социалистик Хезмәт Геройларының, Хезмәт даны орденының тулы кавалерларының бюстлары урнаштырылган.  «Татнефть» эшчәнлеге чорында 22 фидакарьгә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән. Хезмәтләре шулай югары бәяләнүчеләр арасында төзүчеләр, бораулаучылар һәм башка һөнәр ияләре дә бар.

Быелгы чарага Социалистик Хезмәт Герое Галимҗан ага Хаҗиев һәм каһарманнарның толлары килгән иде. «Татнефть» компаниясе профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин бу көннәрдә предприятиеләрдә дә хезмәт батырларын, Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү баруын җиткерде.

Район һәм шәһәрнең ветараннар советы рәисе Василий Самойлов та Геройлар көненең әһәмиятен ассызыклады. Кәләй авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Советлар Союзы Герое Никита Токарликовка быел 100 ел тула. Геройлар аллеясындагы бюстлар алдына чәчәкләр куйганда каүарманнарның һәммәсе аерым-аерым искә алынды.

Чара «Ассоль» кафесында дәвам итте. Ветераннар янына кадетлар да чакырылган иде. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова очрашуда катнашучы өлкәннәргә район башлыгы Айрат Хәйруллинның котлауларын ирештерде, бәйрәм сәбәпчеләренә бүләкләр тапшырылды. Үзешчәннәребез исә үзләренең иң матур концерт номерларын күрсәтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X