Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ИСКЕ «Ландыш» ЯҢАРДЫ

Узган елның март аенда Габдрахманда өр-яңа балалар бакчасы ачылган иде. Биредә янәдән бәйрәм - иске балалар бакчасына яңа сулыш өреп, әти-әниләргә, сабыйларга, саллы бүләк ясалды.

Узган ел куллануга тапшырылган бассейнлы «Ландыш» балалар бакчасы 60 урынга исәпләнгән иде. Президент программасы буенча төзелгән әлеге учреҗдениегә авылдашлары Шәфәгать Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләсе матди-техник база өлешендә, затлы җиһазлар белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтте. Яңасы булды дип, элеккеге балалар бакчасын сүтәргә ашыкмады габдрахманлылар. Капиталь ремонт уздырып, ясле төркемнәре ачарга планлаштырды. Бер ел да узмады, хыял тормышка ашты.

- Бинага тулысы белән реконструкция ясалды. Элек 3 төркем иде. Балалар бер бүлмәдә ашады, уйнады, йоклады да. Хәзер исә барысы да аерым-аерым. Төп азык-төлек блогы яңа бинада. Ашарга анда әзерләп, махсус савытларга салып монда алып киләбез, - диде бакча мөдире Альбина Мәкъсүтова.


Җиһазларның да заманча булуын билгеләп үтәсе килә. Шәфәгать Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләләре бу юлы да читтә кала алмаган. Алар ярдәме белән территория төзекләндерелгән, кече архитектура формалары яңартылган, бакча эчендә менә дигән отделка ясалган, җиһазлар, уенчыклар да алар тарафыннан сатып алынган. Караватлар балаларның яше искә алынып ясалган, мондый киенү-чишенү бүлмәләре әле шәһәрдәге балалар бакчаларында да юктыр. Хәтта идәннәр җылытылган. Диварлардагы рәсемнәр дә үзгәлеге белән аерылып тора. Шулай ук музыка залы, сенсорлы кабинет та бар.

Яңартылган бакчада ике төркем эшли. Беренчесенә 1,5 тән 2 яшькә кадәрге 15 нәни кабул ителсә, икенчесенә 2 дән 3 яшькә кадәрге сабыйлар йөри. Габдрахманда балалар бакчасына кытлык юк хәзер. Түбән Мактама, Әлмәттән килүчеләр дә бар.

Әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашып, район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин соңгы елларда шундый күркәм программалар нигезендә байтак кына мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт уздырырга, заманча шартлар тудырырга мөмкин булуын, «Татнефть»нең дә өлешен билгеләп үтте. Ярдәмнәре өчен Тәхаветдиновлар гаиләсенә аерым рәхмәтен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Равил Мотаһировның да чыгышы рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде. Күркәм гадәт буенча төзүчеләр район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Ирина АПАЧАЕВА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса