Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Габдрахманда яңа заманча спорткомплекс ачылды

Бүген Әлмәт районы Габдрахман авылында өч юллы бассейны һәм заманча тренажер заллары булган яңа спорт комплексы ачылды.

Тантанада Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,  Әлмәт районы башлыгы  Айрат Хәйруллин,  Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча киңәшчесе Шәфәгать Тәхәветдинов, яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов, "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Туган авыл” хәйрия фонды директоры Равил Җәләев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

 Авыл халкы өчен көтеп алынган  бу социаль объект үз эченә өч юллы бассейнны, замана таләпләренә җавап бирүче спорт һәм тренажер залларын ала. 

Спорткомплекстан туры мәктәпкә махсус җылытылган коридор аша чыгып була.

Биредә  спорт белән шөгыльләнү  өчен барлык шартлар булдырылган. Шулай ук биредә медицина кабинетлары, спорт залы каршындагы ир-ат һәм хатын-кызлар өчен махсус юыну бүлмәләре, гардероб зоналары да бар.

Моннан тыш Тайсуган авылыннан балаларны һәм ветераннарны йөртү өчен спорткомплексның үзенең автобусы да булдырылды.

Габдрахман авылындагы бу спорткомплекс  Тәхәветдиновлар, Җәләевлар гаиләсе һәм башка иганәчеләр ярдәме белән төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса