Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әлмәтлеләрне белем бирү семинары һәм грант бәйгесендә катнашырга чакыралар

“Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе“ төбәк иҗтимагый оешмасы “2019-2021 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 20-22 март көннәрендә Казан шәһәрендә “Кешеләр өчен авыл. Яшьләрне җирле җәмәгатьчелекне үстерүгә нәтиҗәле җәлеп итү” дигән белем бирү семинары узачак.

Семинарның төп максаты - Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең  җирле үзидарә органнары эшчәклегенә җәлеп итү.

Чарада катнашырга 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге  республиканың  Аграр яшьләр берләшмәсе район бүлекчәләре рәисләре, авыл территорияләре җирле үзидарә органнары вәкилләре (авыл җирлекләре башлыклары, яшь депутатлар), авыл мәдәният йортлары мөдирләре чакырыла.

Форумда катнашу өчен 10 мартка кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк булачак https://forms кgle/QcYHhufCT7FH1WqG6.

Аграр яшьләр берләшмәсе район бүлекчәләренең һәм башлангыч оешмаларының "Авылда социаль проектлаштыру" социаль әһәмиятле проектлар республика бәйгесе узачак. Грант суммасы 50 000 сумнан 200 000 сумга кадәр тәшкил итә.

Бәйгегә гаризалар  10 мартка  кадәр amo-rt@mail.ru почтасы аша "Авылда социаль проектлаштыру бәйгесенә" дигән тамга белән кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат ссылке:http://amo-rt.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1684983.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса