Дәрәҗәле командалар очрашуы
Бүген Әлмәттә “Русская классика” га багышланган чаралар башланып китте.
Югары хоккей лигасы җитәкчеләре җыелма командасы һәм Әлмәт муниципаль районы – «Татнефть» компаниясе җыелма командасы арасында булган көндезге матчның төп өлеше 10:10 исәбе белән тәмамланды. Матчтан соңгы уеннар сериясендә исә ЮХЛ командасы җиңүгә ирешә.
- Шәп уен, яхшы көндәшләр. Безнең тренерыбыз да легендар шәхес. Вакытында кирәкле киңәшләрен бирде. Һава шартлары да безнең яклы булды. Шундый чараны оештырганнары өчен зур рәхмәт, - дип үз фикерен белдерде Әлмәт командасы уенчысы Вадим Батурин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа