Әлмәт яшьләре кабат «Беренче канал»да!
Әлмәтнең «Татнефть» компаниясенең җыелма командасы 19-21 июль көннәрендә Светлогорск шәһәрендә узган «Голосящий КиВиН – 2019» музыкаль фестивалендә катнашты.
Фестивальдә әлмәтлеләр белән бергә 16 команда көч сынашты.
Ниһаять, без «Татнефть» компаниясенең җыелма командасы чыгышын зәңгәр экраннардан күрә алачакбыз.
«Голосящий КиВиН – 2019» музыкаль фестивален 21 нче сентябрь көнне 21.20 сәгатьтә «Беренче канал» күрсәтәчәк.
Фото: instagram.com/molodezh_tatnef
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа