Республикада көчле кар явуы көтелә
Һава торышы

Республикада көчле кар явуы көтелә

26 февраль көнне Татарстан Республикасы территориясендә көчле кар, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә.

 Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4 градус булса, көндез температура -1..+1 градуска булачак.