Болытлы.
Төнлә көнбатыш районнарда, көндез бөтен җирдә кар, юеш кар, урыны белән көчле, көньяк районнарда яңгыр явачак. Урыны белән буран, бозлавык, бозлы яңгыр. Җил көнчыгыш уртача. Төнлә минималь һава температурасы -4..-9˚, көнчыгышта -14˚. Көндез максималь һава температурасы -2..-7˚. Юлларда кар көртләре һәм кар боткасы, урыны белән көчле бозлавык.