Бүген Әлмәттә Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр.
Бәйрәм Төзүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте.

Әлмәт политехник техникумында зур бәйрәм концерты да оештырылды. Фидакарьләргә һәм һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды.

