Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә шигърият көне узды

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан шәһәребездә Туган тел көне – Шигырь бәйрәме булып узды.

Күркәм традиция буенча 1994 елдан язучыларга, рәссамнарга һәм башка сәнгать әһелләренә тапшырылып килүче Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләккә ия булган шәхесләр сафына тагын дүртәү өстәлде. «Әдәбият» номинациясендә Лилия Фәрхетдиновага, «Сәнгать» буенча Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдиновка һәм «Нефтьче» Мәдәният сарае артист-вокалисты Луиза Якуповага, «Җәмәгатьчелек-агарту эшчәнлеге» номинациясендә «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдиновага дипломнар тапшырылды. 
Бәйрәм «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса