Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Кичә политехникум ашханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.

Бирегә район үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләр, әле дә җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар җыелды. Өлкәннәрне район башлыгы Тимур Нагуманов, “Татнефть" компаниясенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин һәм районның ветераннар советы рәисе Василий Самойлов котлады.

Алар абый-апаларга күпьеллык хезмәтләре, шәһәребез һәм Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертүләре, актив тормыш позициясе өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.



Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 48 меңнән артык пенсионер яши. Шуларның 850 се 90 яшькә җиткән, 6 кеше йөз яшьтән дә өлкән. Алар арасында 55 сугыш ветераны, 1364 тән артык тыл хезмәтчәне исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса