Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт театры «Тантана»дан өч бүләк алып кайтты

Кичә «Тантана-2019» республика театр премиясен тапшыру тантанасы узды.

Әлеге мәртәбәле премия ел саен республикабызда театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән артистларга бирелә.
Җиңүчеләр «Дебют», «Иң яхшы эпизод роле», «Иң яхшы курчак театры актеры», «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле», «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле», «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль», «Иң яхшы актер ансамбле», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы ир-ат роле», «Балалар өчен иң яхшы спектакль» һәм «Ел вакыйгасы» номиянацияләре буенча билгеләнде.

Иң куандырганы шул: әлеге премия ияләре арасында Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары да бар. Шуларны иң зурысы - Татарстанның атказанган артисты Раушания Фәйзуллинаның «Lady Газраил» спектаклендә Энни Уилкес ролен башкарган өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүе.

Бу җиңүне әлмәтлеләр икенче тапкыр кабатлый. Узган елны әлеге номинация буенча театрның примасы Мәдинә Гайнуллина җиңгән иде.
Моннан тыш, Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова Дамир Сираҗиев исемендәге премия белән бүләкләнде.

Ул гына да түгел, «Тынлыкта гына урын бар» спектакленең иҗат төркеме дә Мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек дип табылды.
Афәрин, Әлмәт театры!

Фото:https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса