Әлмәт таңнары

Бүген Әлмәт театры җанланды

Бүген җәйге ялдан соң Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары эшкә чыкты.

Бу хакта алар үзләренең Инстаграм социаль челтәрендә хәбәр итә. Хәзер артистлар яңа көч туплап, театрның юбилей сезонына әзерлекне башлап җибәрә. 
Быел Россиядән тыш чит илләрдә дә дан казанган мәшһүр татар театры үзенең 75 нче юбилей сезонына аяк баса. Без исә яраткан театрыбызга иҗади уңышлар теләп, яңадан-яңа спектакльләр өмет итеп калабыз!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: