Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ике әлмәтле наркотик сатканда тотылган

21 һәм 23 яшьлек егетләр җинаять җаваплылыгына тартылган.

Суд аларны алдан сүз куешып, закон тарафыннан тыелган матдәләр сатуда гаепле дип тапкан.


Хөкем ителүчеләр алдан килешеп, билгесез заттан әфьюн сатып алып, аны кечерәк кисәкләргә төреп, шәһәр буенча таратып чыкканнар. Аннан соң Интернет ярдәмендә наркотик матдә куелган урынны билгесез кешеләргә хәбәр итеп, акча эшләгәннәр.
Оператив-эзләү чаралары үткәргән вакытта хөкем ителүчеләр Әлмәт шәһәренең күпкатлы йортларының берсендә тоткарлана. Аларның фатирыннан 17 грамм наркотик, аны фасовкалау предметлары, шулай ук наркотик матдәләрнең урнашу урыннары турында мәгълүмат бирүче техник чаралар табып алына.


Элегрәк яшьләр җинаять җаваплылыгына тартылмаган. Суд утырышы барышында хөкем ителүчеләр үз гаепләрен өлешчә таныган.


Суд карары белән алар 5 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса