Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле интернеттан эт сатып алганда акчасыннан колак каккан

24 ноябрьдә Әлмәт полиция бүлегенә 39 яшьлек хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул алдау юлы белән акчасыннан колак кагуын җиткергән.

Кызы бивер-йоркшир терьеры токымлы эт сатып алуын сорагач, ханым интернеттан эт эзли. Аңа Ирина исемле хатын-кыз нибары 16 меңгә көчек тәкъдим итә. Ләкин 7 мең сум акча күчереп куярга куша.


Электрон почталарына түләү өчен сылтама килгәч, ханымның кызы әнисенең банк картасы һәм “900” номерыннан бер-бер артлы килгән кодларны күрсәтә. Шуннан соң аларга 6999 сумлык сатып алу турында смс-хәбәр килә. Сатучы көчекне алыр өчен адрес та язып җибәрә.


Икенче көнне мөрәҗәгать итүче төнлә банк картасыннан башта 11992 сум, аннары 500 сум акча алырга тырышуларын күреп ала. Абонентка сезнең банк картасы “заблокирована“ дигән СМС килә.


Хатын-кыз мобиль банкка кереп, мошенникларның 1816 сумга төрле интернет-кибетләрдән әйберләр сатып алуын күреп ала. Ул алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.


Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге эшкә катнашы булган затлар билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса