Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Прививкадан соң коронавирус авыруын йоктырырга мөмкинме икәне билгеле

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова теләсә нинди вакцина чирнең авыр формасыннан саклый, ләкин авыруның җиңел формасы булмаячагына гарантия юк, дип белдерде. Бу COVID-19 коронавирус инфекциясеннән дә шулай ук. Бу хакта РИА Новости яза.

«Вакциналар — авыру таралуга каршы торуның бик көчле коралы. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: барлык вакциналар да авыруның авыр формаларыннан саклый. Вакцина вирус белән очрашудан саклый алмый, — диде ул «Россия 24» телеканалы эфирында.

Попова билгеләп үткәнчә, бүгенге вакциналарга да аңлы рәвештә якын килергә кирәк. Прививкадан соң бүтән беркайчан да авырмасмын дип уйлау — дөрес түгел. Үзеңне чирдән сакларга кирәк, дип өстәде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса