Татарстанда коронавирустан ике ир-ат вафат булган
Коронавирус

Татарстанда коронавирустан ике ир-ат вафат булган

11апрельгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 438 үлем очрагы теркәлгән. 

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», - диелгән министрлык хәбәрендә.

1936 һәм 1946 елларда туган ике хатын-кыз һәм 1936 елда туган ир-ат инфекция корбаны була.