Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше вафат булган
Коронавирус

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше вафат булган

Республикада өч ир-ат һәм бер хатын-кыз инфекция корбаны булган.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

1956, 1951, 1954 елларда  туган ир-атлар, 1959 елда туган хатын-кыз корбан булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Пандемия башланганнан бирле 7 гыйнварга Covid-19дан 205 үлем очрагы теркәлгән.