Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 89 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 89 очрагы ачыкланган. 27 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 62 кеше өйдә дәвалана.
⠀
7 гыйнварга Татарстанда 13 907 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 10 860  (+19) кеше терелгән.