Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Вакцинация - коллектив иммунитетны арттыруның һәм яңа коронавирус инфекциясен җиңүнең дөрес ысулы

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе  Covid-19 га каршы вакцина турында ачыклык кертте.

Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина куркынычсыз, киресен расларга теләгән привикага каршы булучылар хәрәкәтенә кушылмаска кирәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Коронавирустан вакцинация халык өчен куркынычсыз һәм шуңа күрә ул күпләп вакцинация ясау өчен таратылу мөмкинлеге алды. Шуңа күрә без монда нинди дә булса проблемалар күрмибез", - дип билгеләп үтте ул.


Владимир Жаворонков прививка кампаниясенең ирекле характерда булуын да хәбәр итте.

Республиканың баш санитар табибы урынбасары прививкалар ярдәмендә халык күп кенә куркыныч инфекцияләрне җиңеп чыгуын әйтте. Ул прививкалар турында интернеттан түгел, ә чын фәнни чыганаклардан укырга  киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса