Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әбиләрендә төнгә калган өч бала янып үлгән...

Коточкыч фаҗига 11 июль төнендә Новосибирск өлкәсенең Целинный авылында булган.

Шәхси агач йортта янгын чыгып, 5, 6 һәм 16 яшьлек балалар янып үлгән. Аларның 61 яшьлек картәниләрен коткарып өлгергәннәр. Күпсанлы тән пешүе алган хатын дәваханәгә озатылган.

Каһәрле бу төндә балаларның әниләре төнге сменага эшкә киткән. Балаларын үз әнисендә куна калдырган булган. Хатын аларны ялгызы гына тәрбияләгән булган.

Янгын урынында тикшерү бара. Алдан фаразлануынча, янгын йортның верандасында кыска ялганыш нәтиҗәсендә  чыккан.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса