Әлмәттә урамнарны тәртипкә китерәләр
Шәһәрдә планлы эшләр дәвам итә.
Әлмәттә урамнарны тәртипкә китерәләр
Шәһәрдә планлы эшләр дәвам итә. Коммуналь хезмәтләр битараф булмаган әлмәтлеләр белән берлектә урамнарда һәм ишегалларында һава торышы нәтиҗәләрен бетерү һәм тәртип урнаштыру буенча киң күләмле эшләр башкара.
Радищев ур., Шевченко ур. (Зарипов ур.), Ленин ур. (Зарипов ур.), Зарипов пр. (Колшәрип боҗрасы) адреслары буенча үлән чабу оештырылды.
Параллель рәвештә күптән түгел булган һава шартлары нәтиҗәсендә зыян күргән коры һәм авария хәлендәге агачларны аудару эшләре алып барылды. Агачларны түбәндәге адреслар буенча кистеләр: Чехов ур., 6, Ленин ур., 16, Грибоедов ур., 13, Тимирязев ур., 56 һәм 1 нче лицей-интернат территориясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia