Әлмәттә экологик акция кысаларында елга тирәләреннән 250 капчык чүп-чар җыелган
Экология

Әлмәттә экологик акция кысаларында елга тирәләреннән 250 капчык чүп-чар җыелган

Әлмәтлеләр «Россия суы» федераль акциясенә кушылдылар.

Өмәгә чыгучылар Нариманка елгасы ярларында – Интернациональ урамыннан алып Герцен урамына кадәр тәртип урнаштырдылар. Дүрт сәгать эчендә үзләре теләп, өмәгә чыккан әлмәтлеләр 250 капчык чүп-чар җыйдылар.

Өмәгә предприятие хезмәткәрләре дә чыкты. Алар узган елгы яфракларны җыйдылар, чүп-чар җыештырдылар.