Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Пенза мөселманнары Әлмәт ислам мәдрәсәсенә азык-төлек белән ярдәм иткән

Городище районының Урта Әләзән авылындагы барлык мәчетләрендә Әлмәт мәдрәсәсе студентлары өчен азык-төлек җыелган.

Пенза өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре Риза Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә белем алучы студентлар өчен гуманитар ярдәм китергән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Мөфти Ислам хәзрәт Дашкин һәм имамнар тәкъдиме белән Городище районының Урта Әләзән авылындагы барлык мәчетләрдә Әлмәт мәдрәсәсе студентлары өчен азык-төлек җыю турында игълан ителә. Кыска гына вакыт эчендә, халыкның кайгыртучанлыгы аркасында кирәкле барлык азык-төлек җыелган.

Диния нәзарәте укытучысы Рамил Тугушев сүзләренчә, студентларга гуманитар ярдәм ел саен күрсәтелә. Быел Әлмәт мәдрәсәсендә Пенза өлкәсеннән 21 кеше белем ала.

Урта Әләзән авылы имамы Рушан хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә җыелган азык-төлек студентларга тапшырылган.

Риза Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе исеменнән Пенза өлкәсе Диния нәзарәтенә һәм Урта Әләзән авылы халкына шәкертләргә һәм мәдрәсә мөгаллимнәренә хәйрия ярдәме күрсәткән өчен рәхмәт хаты тапшырылган.
 

Фото: muslim.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса