Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Иртәгә мөселманнар мөбарәк Гарәфә көнен каршы ала

Гарәфә көнен файдасыз, бушка уздырудан сакланырга кирәк, дип киңәш итә дин белгечләре.

10 августта ислам календаре – Һиҗри буенча зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне - Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар бу көнне Мәккә янындагы Гарәфә тавына барып, тау итәгендә намаз укыячак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

  • Мәгълүм булганча, быел ТР Диния нәзарәтенең “Хаҗ” операторы аша республикадан 1 800 мөселманхаҗ кылырга китте.

“Гарәфә көнендә кылган догалар һәм изге гамәлләр өчен әҗер-саваплар күп тапкырларга арттырылып бирелә. Шулай ук бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла. Гарәфә көнен файдасыз, бушка уздырудан сакланырга кирәк. Ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау мөһим”, - дип киңәш итә дин белгечләре.

11 августта хаҗилар һәм дөньядагы барлык мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Ураза тәмамлангач, 70 көннән соң Корбан чалу бәйрәме башлана, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн - Татарстанның рәсми бәйрәм даталары исемлегендә. Быел ул якшәмбегә туры килә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса