Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Илдар Кыямов Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсен укып яздыра башлаган

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йортында Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсен аудиоверсия итеп чыгару өстендә эшли башладылар. Аның текстын күренекле татар журналисты һәм нәфис сүз остазы Илдар Кыямов укый, дип хәбәр ителә Диния нәзарәте сайтында.

Гомумән әлеге эшкә 5 белгечтән торган иҗади төркем җәлеп ителде, шул исәптә консультант – мөфтиятнең Шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Коръән-хафиз, Коръән мәгънәләренең тәрҗемәсен әзерләүчеләрнең берсе Булат хәзрәт Мөбәраков.   

Хәзерге вакытта иҗади төркем Коръәннең 48-нче “Әл-Фәтх” (“Җиңү”) сүрәсе өстендә эшли, тавыш яздыру белән бергә монтаж ясала, материал эшкәртелә, төзәтмәләр кертелә. 2019 ел – Тәфсир елы ахына кадәр барлык эшләрне төгәлләргә һәм аудиодисклар чыгарырга планлаштырыла.  

Корбан гаете уңаеннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Диния нәзарәте тарафыннан “Хозур” нәшрият йортында республика башлыгы өчен махсус тәүге нөсхә рәвешендә бастырылган Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсен тапшырган иде.   Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрәчәк.   

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынды.   Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең икенче басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан рус телендә әзерләнде. 

https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса