Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әнкәмнең догалары

Бала һәркемгә газиз. Юкка гына халыкта «Бала - бәгырь ите» димиләр. Баласы өчен ата-ана горур башларын түбән иеп әллә кемнәрнең бусагасын таптарга мәҗбүр була. Белгән догаларын укып, Аллаһка ялвара.

Аналарның балалар өчен кылган, сораган догалары бик тиз кабул була, чөнки ана белән Аллаһ арасында пәрдә юк, диелә Ислам динендә.

Тик бу әти кеше баласына дога кылмаска дигән сүз түгел. Чыннан да, ата-ана догасыннан да олы дога юк. Моның сәбәбе бик гади: аларның балаларына карата кылган гамәлләрендә рия була алмый. Ата белән ана баласы өчен нәрсә генә эшләсә дә (ярдәм итү, бүләк бирү), алар аны беркайчан да нидер өмет итеп эшләми, яхшылыгыма яхшылык белән җавап бирер дип көтми. Һәм алар бервакытта да балаларына начарлык теләми, күңелләре изгелектә, яхшылыкта гына.

Бер хәдистән күренгәнчә, Рәсүлебез (с.г.в.) янына бер сәхабә килә дә: «Бу дөньяда иң зур мәхәббәт белән кемне яратырга кирәк?» - дип сорый. Рәсүлебез (с.г.в.): «Әниеңне», - ди. «Ә аннан соң кемне?» - дип сорый сәхабә. «Аннан соң да әниеңне», - дип җавап бирә Рәсүлебез (с.г.в.). Сәхабә һаман соравын дәвам итә. Дүртенче тапкыр сорагач кына Рәсүлебез (с.г.в.) әтиләрне искә алган. Хәтта үзе ир-ат, ата булса да. Шулай булгач, әниләрнең дәрәҗәсе бәхәссез.

Аллаһы Тәгалә бик хик-мәтле, ул - бу дөньяны яралтучы, бөтен нәрсәне тәртипкә салучы. Әйтик, әнисе рәнҗесә, баласы җән-нәткә керә алмый. Ата кеше гаиләгә алып кайткан ипи кисәге дә әҗер-савап дип санала. Ә догада барыбер күбрәк әниләргә өстенлек бирелә.

Борын заманда бер сугышчы булган. Ул сугыш мәй-данына һич куркусыз, сак-лану чараларсыз, хәзергечә итеп әйткәндә, бронежилет кимичә чыга торган була. Әйтеп-әйтеп карасалар да, берәүне дә тыңламаган. Ә беркөнне күрәләр: шул сугышчы баштанаяк томаланган. Иптәшләре, аптырап: «Ни булды, нигә киендең?» - дип сорыйлар. «Кичә мин әниемне җирләдем... Хәзер саклаучым - минем өчен дога кылучым юк», - дип җавап бирә ул.

Җәннәт - әниләрнең аяк астында, дибез. Шуңа күрә аларның кылган догалары
кабул була да. Әни кешенең үз балаларына, оныкларына теләгән һәрбер догасын - яхшысын да, начарын да Аллаһы Тәгалә кабул итә.

 Димәк, әниләргә дога кылганда сүзләрне бик сайлап кына кылырга кирәк. Кайвакыт әни кеше кызы идәнне юарга оныткан өчен генә: «Кем сине кияүгә алсын?!» - дип тузына. Ә аннары кыз бала бик озак үзенә пар таба алмый... Халык юкка гына «Сабыр төбе - сары алтын» дими. Әйе, әни кешегә бик тә сабыр булырга, телен тыярга кирәк. Тагын кабатлыйм: онытмагыз, ачуланган вакытта да Аллаһы Тәгалә доганы кабул итә, шуңа күрә начар сүзне - бәддоганы әй-түдән сакланыгыз.

Әниләр исән булганда безне һәрвакыт аларның догалары саклап йөртә. Бу авыр, катлаулы көннәрдә намаздан соң догаларны тагын да күбрәк укысыннар иде алар. Иң хәерле дога, әлбәттә, «Аятел-көрси».

Йа Раббым, балаларыбызны  түбәнлеккә төшүдән һәм хурлыкка калудан сакла. Аларга шундый шатлык бир, ул шатлык  безгә дә шатлык китерсен. Аларга шундый бәхет бир, ул бәхет безгә дә бәхет китерсен. Йа Аллаһ, балаларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил акыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса