22 март 2019 яңалыклары
-
Әлмәттә Халыкара шигърият көнен билгеләп үттеләр
21нче март Халыкара шигърият көнен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, яраткан шагыйрәбез, укытучыбыз Клара Булатованың иҗатына багышладык.
-
Татар кызы дөнья чемпионы булды
Япониянең Сайтама шәһәрендә фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты бара. Россия шуучысы Алинә Заһитова кыска программада җиңү яулаган иде. Әле генә ирекле программа тәмамланды.
-
Эш башланды Сезон ачылды
Күпме генә юсаң да, уңмый торган әйберләр була. Юллар да шуның кебек. Ремонтлыйлар, ремонтлыйлар, ә проблема һаман да күзәтелә. Менә хәзер дә аларны кардан чистарту мәшәкате тәмамланып өлгермәде, алга икенчесе килеп басты. Көннәр җылыту белән чокырлы, ремонт сораган юллар ап-ачык калды. Быел кайсы урамнарга бәхет елмая икән?
-
Халыкның тынычлыгын җуйган балалар бакчасын район башлыгы үзе барып күрде
Соңгы биш елда шәһәрдә 5 балалар бакчасы төзелд
-
Көллият студентлары һәрьяклап отышта
Хәрби хезмәтне дусларың, бергә укыган төркемдәшләрең белән узу турында кайсы гына егет хыялланмый икән. Бу яктан «Татарстан киләчәге көллияте» студентлары бәхетле. Алар югары квалификацияле белгечлек үзләштерү һәм эшкә чакыру алудан тыш мондый форсатка да ия булдылар. «Римера» компаниясе төркеме - ЧТПЗ төркеме нефтесервис дивизионы составындагы «Алнас» заводы, Татарстанның хәрби комиссариаты, Әлмәт һөнәри көллияте һәм Самара өлкәсендәге хәрби часть үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды.
-
Ул моңа лаек
“Ел саен иҗатым белән бу исемгә тап төшерми, матур җырлар белән киләчәктә дә халыкка хезмәт итәргә язсын”, - диде җырчы.
-
Әлмәттә экологик икеайлык игълан ителә
Кар эрегән саен җир өстендә чүпләр күбрәк күренә бара. Республикада, шул исәптән безнең районда да чисталык урнаштыру өчен быел да 1 апрельдән 1 июньгә кадәр экологик икеайлык игълан ителә. Әлмәттә узган зона киңәшмәсендә аңа әзерлек барышы һәм икеайлыкны ничек нәтиҗәле үткәрү турында сүз барды. Өмәләр көне дә билгеле булды.
-
Кемнәр ике пенсия алырга хокуклы?
Бер категорияне инвалидлык һәм картлык буенча иминият пенсиясе алучы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм блокадачылар тәшкил итә.
-
Үсентеләрне үзебез үстерәбез
Чәчкәннән соң барлык культуралар өчен дә кирәк булган температура — 20-25 градус чамасы. Шундый җылылыкта орлыклар бик тиз шытып чыга. Дым саклау өчен савытларны үтәкүренмәле капчык белән каплыйлар һәм көненә берничә тапкыр җилләтеп торалар. Шытымнар берәм-сәрәм калкып чыгу белән капчыкны алалар.
-
«Нюша сезнең кырда чүп»
Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаны күпләр рус эстрадасы җырчысы Нюшага охшата икән. «Бик күпләрдән ишеткән булды, ‒ «Нюша белән охшашлыгыгыз бар», дип. Охшашлык бар мени соң?», дип язган ул инстаграмында.
-
Хуш киләсең, "Нәүрүз"!
23 март көнне барлык әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын “Нәүрүз” бәйрәменә чакыралар.
-
Татарстанда ир-ат авырлы хатынга ут төрткән
Татарстанда ир-ат йорты белән бергә авырлы дус хатынын яндырырга маташкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
-
Әлмәтлеләрне чаңгы сезонын ябу тантанасына чакыралар
23 март көнне чаңгы сезонын ябу тантанасы кысаларында «Снежинка» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә чаңгы ярышлары узачак.
-
Әлмәттә 731 эш урыны бар
Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге предприятие-оешмаларда 21 мартка барлыгы 731 вакантлы эш урыны барлыгын хәбәр итә.
-
Сабантуйлар кайчан узачак?
Тиешле указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.