Татар кызы дөнья чемпионы булды
Япониянең Сайтама шәһәрендә фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты бара. Россия шуучысы Алинә Заһитова кыска программада җиңү яулаган иде. Әле генә ирекле программа тәмамланды.
Алинә Заһитова искиткеч чыгыш ясады. Ирекле программа буенча да ул беренчелекне яулады һәм дөнья чемпионы булып танылды. Афәрин, татар кызлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа