Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләрне чаңгы сезонын ябу тантанасына чакыралар

23 март көнне чаңгы сезонын ябу тантанасы кысаларында «Снежинка» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә чаңгы ярышлары узачак.

 Ярышлар халыкның төрле катламнары арасында чаңгы спортын популярлаштыру, һәр яшь төркемендә иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан чыгып оештырыла.

 Чара 9.30 сәгатьтә башлана, ә 10:00 сәгатьтә ярышларга старт биреләчәк.

Үз категориясендә призлы урыннар алган катнашучылар чаңгы спорты федерациясе бүләкләренә ия булачак.

Мандат комиссиясенә дигән билгеләнгән үрнәктәге гаризаларны 21 мартта 14.00 сәгатьтә Төзүчеләр проспекты, 13 нче йорт адресы буенча урнашкан  «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендәге ярышларның баш хөкемдарына бирергә була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса