20 июнь 2019 яңалыклары
-
Яфрак бәйрәме: таныштыра, кавыштыра
Һәрбер милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләре, йолалары бар. Троица православие динендәгеләрнең иң зур бәйрәме санала. Әмма аны йоласына туры китереп, районда бары тик Илтән-Бута авылында яшәүче керәшен татарлары гына билгеләп үтә.
-
Әлмәттә вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнә
22-23 июнь көннәрендә Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты ярышлары узачак.
-
YouTube балалар өчен аерым сервис булдыра
Компаниянең рәсми вәкиле сүзләренчә, YouTube видеоларның, шул исәптән балалар өчен булган роликларның сыйфатын яхшырту турында уйлана.
-
Әлмәтлеләр Владимир Путинга 57 сорау биргән
Татарстан Республикасы буенча 20 июнь иртәсенә Мәскәүгә стационар телефоннардан килгән 753 хәбәр тапшырыла.
-
Олы йөрәкле татар кызы
«Татнефть» һәм компаниянең Хәйрия фонды ярдәмендә әлмәтлеләргә мәдәният-сәнгать өлкәсендәге тагын бер йолдыз белән очрашу насыйп булды. Йолдызның да ниндие әле – таланты белән дә, киң күңеллелеге белән дә дөньякүләм билгеле булган үзебезнең татар кызы Чулпан Хаматова.
-
Синең гаҗәеп җәең!
Быелгы җәй «Татнефть» лагерьларында ял итүче балалар өчен аеруча истә калырлык булачак. Моңа һич шигебез юк! Җәйге ялны оештыручылар яңа сезон элеккеләреннән 100 процентка аерылып торырлык булсын өчен нык тырышты. Ял итәргә теләүчеләрне «Татнефть»нең менә инде берничә ел «Балалар лагерьлары лигасы»на берләшеп эшләп килүче 11 лагере каршы алачак.
-
Янгында ике кечкенә бала һәлак булган
20 июнь көнне 01 сәгать 16 минутта янгын cүндерү хезмәтенә Бөгелмә шәһәрендәге бер шәхси йортта янгын чыкты дигән хәбәр килеп ирешә.
-
Күршесен пычак белән чәнчегән
Әлмәттә күршесен пычак белән чәнчегән 35 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды.
-
Студентлар практиканы мәҗбүри үтү турында закон чыга?!
Закон проекты белем алучыларның гамәли әзерлегенең бердәм формасын булдыруны күздә тота.
-
Әлмәттә овчарка торымлы этләр Хуҗа эзли
Линда исемле Кавказ овчаркасының 11 көчеге туган. Көчекләрнең әтисе – Хаски токымлы.
-
Казанның Җиңү паркында кешеләр гомеренә куркыныч яный диләр
Казанда Җиңү паркында йөргәндә игътибарлы булырга өндиләр.
-
Татарстанда сакчыл җитештерүгә өйрәтү өчен “Процесслар фабрикасы” төзеләчәк
Уку-укыту үзәген 2019 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында төзи башлыйлар.
-
Әлмәттә велосипедчыны бәрдергәннәр
18 июнь көнне кичке сигезләр тирәсендә Төзүчеләр проспектында юл һәлакәте була.
-
"Шәһри Казан" газетасына баш мөхәррир итеп КЕМ билгеләнде?
"Шәһри Казан" газетасы коллективына бүген яңа баш мөхәррирне тәкъдим иттеләр.
-
Татарстанда тычкан бизгәге эпидемиясе башлануы турында мәгълүмат чыкты
Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Татарстанда геморрагик бизгәк эпидемиясе башланган дигән хәбәрләр таралган.