Олы йөрәкле татар кызы
«Татнефть» һәм компаниянең Хәйрия фонды ярдәмендә әлмәтлеләргә мәдәният-сәнгать өлкәсендәге тагын бер йолдыз белән очрашу насыйп булды. Йолдызның да ниндие әле – таланты белән дә, киң күңеллелеге белән дә дөньякүләм билгеле булган үзебезнең татар кызы Чулпан Хаматова.
Россиянең халык артисткасы, «Тормыш бүләк ит» фондын гамәлгә куючы, ике тапкыр Россиянең дәүләт премиясе иясе, «Алтын битлек», «Кинотавр», «Тэфи» һәм башка мәртәбәле премияләр лауреаты Чулпан Хаматова Әлмәттә иҗат кичәсен уздырды. Сәхнәгә чыгу белән яраткан артисткабызның үзебезчә, татарча исәнләшүе үк йөрәккә сары май булып ятты. Кичә башланыр алдыннан журналистларга биргән интервьюсында ул үзе өчен яңа шәһәрдә, яңа тамашачылар алдында чыгыш ясау бераз дулкынландыра дип искәртсә дә, без моны сизмәдек, ике арада күпер бик тиз салынды.
Чулпан Хаматованың яңа программасы «Пунктир белән...» дип атала. Тормыш юлы читтән караганда гына тигез, тоташ сызык булып күренә, якынрак килгән саен әлеге линия вак сызыкчаларга, пунктирларга бүленә – бу артистканың программасы исеме хакында әйтелгән сүзләре. Һәрбер сызыкча, тормыш мизгеле ниндидер истәлекле яклары, эмоциональ кичерешләр белән хәтергә уелып кала. Артистка тамашачылар белән әнә шул мизгелләре белән уртаклашты: балачагы, кызлары, иҗаты. Көлдерә торган чаклар да күп булган.
Иҗат кичәсе үзенә күрә бер спектакль иде. Анда Чулпан Хаматова катнашындагы фильмнардан өзекләр дә күрсәтелде. Якташыбыз бүген сорау зур булган артистларның берсе, исәбендә - 50 дән артык кинодагы һәм 30 га якын театрдагы рольләр.
Аның тормыш сызыгында хәйриячелек зур пунктир формасында. Чулпан «Тормыш бүләк ит» фондын гамәлгә куюлары белән дә таныштырды. Барысы да яман шештән балаларны дәвалаучы һәм моңа үзе акча эзләүче табиб белән танышудан башланган. Кирәкле аппаратны алу өчен театр артистлары беренче хәйрия концертын оештыра. Шулчак концертта катнашучыларның берсе мондый концертны ел саен ясарга тәкъдим итә. Шулай итеп Чулпан Хаматова һәм Дина Корзун хәйрия фондына нигез сала. Фонд ярдәмендә күпме баланың тормышы сакланып калына. Экраннан боларны караганда хәтта күздән яшьләр килде. Артистка бу балаларның сәламәтләнүен күреп олы бәхет кичерүен яшермәде. Күпләре югары уку йортлары тәмамлаган, гаилә корган, балалар үстерә. Фонд – ул битараф булмаган йөзәрләгән мең кеше. Чулпан Хаматова әлмәтлеләргә дә әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы, мәрхәмәтле булып, битарафлыкны читкә куеп яшәүләрен теләде.
Талантлы пианистка Полина Кондраткова яңгыраткан музыка астында Чулпан яраткан шигырьләрен укыды.
- Мин тамашачылар алдында чыгыш ясау өчен текстларны үзем яздым. Ә шигырьләр миңа терапия кебек, алар җанны кая куярга белмәгәндә нык булыша, дәвалый. Иң куанычлысы шул, Әлмәттә без «Тормыш бүләк ит» һәм «Татнефть»нең Хәйрия фонды белән Татарстан балаларына адреслы ярдәм күрсәтү буенча уртак проект эшләтеп җибәрергә булдык. Аның кысаларында җирле табиблар өчен дәвалауда яңа алымнар, стандартлар, дарулар белән таныштыруны күздә тоткан семинарлар да оештырылачак. Мин «Татнефть»кә зур рәхмәтле һәм бик горурланам, - диде ул.
Кичә һәркемне уйландырырлык, дулкынландыргыч формада, «Тормыш бүләк ит» фондының Юрий Шевчук башкаруындагы «Это все, что останется после меня...» җырына төшерелгән ролик белән тәмамланды.
Ирина Апачаева
Наил Гатауллин фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа