Яфрак бәйрәме: таныштыра, кавыштыра
Һәрбер милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләре, йолалары бар. Троица православие динендәгеләрнең иң зур бәйрәме санала. Әмма аны йоласына туры китереп, районда бары тик Илтән-Бута авылында яшәүче керәшен татарлары гына билгеләп үтә.
Халык телендә Троица кайдадыр Торыйсын, икенчеләрендә Торычын дип йөртелә. Татарлар аны Яфрак бәйрәме ди. Авыл өлкәннәре бу бәйрәмнең Илтән-Бутага нигез салынганнан бирле билгеләп үтелүен әйтә. Биредә туып-үскән Авдотья түти Балантаевага инде 86 яшь. Ул ел саен нәкъ шушы чорда пәнҗешәмбе һәм якшәмбе Әлмәттән авылына ашкына. Дуся апа гына түгел, читтә яшәүче һәркем алдан ук бу атнадагы эшләрен кичектереп, Илтәнгә кайтуны планлаштыра.
Ни өчен пәнҗешәмбе һәм якшәмбе? Торычынның төгәл вакыты юк. Ул Пасха, ягъни керәшен татарлары теле белән әйткәндә, Олы көннән соң 50 көн үткәч уздырыла. Пасхага бәйле рәвештә бәйрәм көне ел саен үзгәреп тора. Бәйрәм буласы атнаның пәнҗешәмбесендә халык зиратка агыла. Бу көн «симек» дип атала. Аңа кадәр һәркем зиратка кайтып чардуганнарны, кабер өсләрен тәртипкә китерергә, чәчәкләр утыртырга тырыша. Симектә зиратта искә алмаган бер генә кеше дә калмыйдыр.
Зираттан соң урманга барып ике каен билгелиләр. Элек тасманы каен агачларына элсәләр, хәзер зуррак ботакларны сайлый башлаганнар. Ник дигәндә, аны күтәреп йөрисе дә бар бит әле, аннан табигать турында да уйланылгандыр.
- Йола буенча ике каен билгеләнә. Дөньялар имин, түгәрәк булсынга, өстәлләрдән ипи-тоз өзелмәсен, мул уңыш булсын өчен дип иман җырлый-җырлый бер каен төбенә ике йомырка, ипи, тоз күмелә, су сибелә. Элек монда яшьләр җәяү бара торган булган. Алар каен тирәли әйлән-бәйлән җырлап, бу йолаларны башкарып кайтканнар. Хәзер нигездә өлкәннәр йөри, – диде авылда яшәүче Елизавета түти Агапова.
Авылда үзгә җанлылык шимбә кичендә үк сизелә башлый. Музыка, җыр, күңелле авазлар яңгырап тора. Якшәмбе халык иртәннән затлы киемнәрен киеп, урманга каен артыннан барырга җыена. Билгеләнгән каен янында тагын җырлап, аны кискәннән соң яулыклар белән бизәп, кунаклар Торычын көе сузып авылга юнәлә. Елизавета түти бу көйнең бары Илтән-Бутада гына яңгыравын искәртте.
Каенны бизәү моның белән генә тәмамланмый. Авылга кергәч тә теләгәннәр яулык бәйли ала, бигрәк тә яшь киленнәр. Әгәр бу көнне Илтәнгә килеп чыксаң, тәм-том белән сыйламыйча җибәрмиләр. Һәркемнең ишеге ачык, өстәле тулы ризык булыр. Бизәлгән каенны капка төпләрендә туктатып, кунакларны сыйлап озатучылар һәр урамда күп. Әнә шулай капка төпләрендә туктый-туктый, җырлап-биеп халык елгага таба төшә.
Инеш буенда тагын бер кат теләкләрне җиткереп, каен тирәли җыр сузып әйләнгәннән соң яулыкларны кире алалар. Өлкәннәр әйтүенчә, элгәре
яулык хуҗалары аларны биеп-җырлап, ягъни һөнәр күрсәтеп алганнар. Бәйрәм җиргә иминлек, уңышлар, бәхет-шатлык теләп, каенны, кулдагы ботакларны агымсуга ташлау белән тәмамлана.
Шөкер, районда яшәүче милләтләр үзара дус, аралашып яши. Яфрак бәйрәменә Яңа Суркин, Васильевка авылларының фольклор ансамбльләре дә килгән иде.
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Наилә Альмеева,
Россия тарих һәм сәнгать институтының (Санкт-Петербург) өлкән фәнни хезмәткәре, этномузыколог:
- Мин 40 ел инде керәшен җырларын язып алу белән шөгыльләнәм. Студент чакта ук аларның борынгылыгы, төрле йолаларга бәйле булуы җәлеп итте. Күптән күзәтеп киләм, дөрестән дә, Каен бәйрәмнәре күп уздырылмый, традиция сүнеп бара. Дөньяның төрле почмакларыннан диярлек җыелышып кайталар, тик барысы да бәйрәмгә чыкмый. Борынгы заманда бәйрәм алды шимбәсендә кичке уен - әйлән-бәйлән оештырылган. Анда башка авыллардан да килгәннәр. Егетләр монда үзләренә кәләш караган һәм инде октябрьдә Пыкрау көнендә туй уздырганнар. Илтән-Бутага 4 тапкыр килдем. Боламык бәйрәмнәре дә искиткеч узган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа