20 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Элвин Грей: “Көтә-көтә көтек булдым”. Җырчыны 820 меңгә алдаганнар?
Заманасы шундый: әз генә авызыңны ачып торсаң, төп башына утыртып китәләр. Инде һәр нәрсәдә сак булырга өйрәндек – фатир ишеген таныш түгел кешегә ачмыйбыз, кибеттә сөт белән ипинең составына кадәр укыйбыз, зуррак әйбер алуны әйтәсе дә юк – йөз кат тикшерәбез. Башта берничә сайтта кайтавазларын укыйбыз, аннан кибеткә барып капшап карыйбыз, бәяләрен чагыштырабыз... Кыскасы, катлауландык – тормыш шулай өйрәтә. Әле шуның өстенә дә алданучылар адым саен. Әнә, Лилия һәм Илгиз Бикмөхәммәтовлар 95 мең сумнарыннан колак каккан, ә җырчы Радик Юльякшин 820 меңлек кухнясыз кала язган...
-
Алинә Давыдова Фирдүснең “бергә йөрергә” дигән тәкъдименә ни дип җавап кайтара?
Алинә Давыдова татар эстрадасына “Соңлама” җыры белән килеп керде. Ул чакта аның җыры радиостанцияләрдә, клибы телевидениедә шактый еш ишетелде, күрсәтелде. Шулай ук ук күпләргә Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлаган җырчы буларак та таныш. Алинә Давыдова “Йолдызлар фабрикасы” финалисты да әле.
-
2019 елда пенсия ничек билгеләнәчәк
Элеккеге кебек үк, 2019 елда пенсия билгеләү өчен стаж һәм пенсия баллары буенча таләпләр үтәлү зарур. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, пенсия яшен арттыру инвалидлык буенча пенсиягә кагылмый.
-
Башкортстанда XL һәм M үлчәмендәге тавык йомыркалары пәйда булган
Уйлап карасаң, икенче категориядәге S күләмле күкәй дә бардыр, әмма әлегә Башкортстан кибетләрендә андый йомырка күрелмәгән.
-
Бүген "Әлиф" иҗат төркеме катнаша торган Бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре билеге булачак
Хәзерге вакытта "Әлиф"челәр 3988 тавыш белән беренче урында баралар.
-
Баш авыртуын нәрсә бетерә ?
Баш авыртуына түзә алмый башлагач, дару төймәсе эчеп кую аңардан котылуның иң гади юлы. Шулай да, әлеге проблема белән нәтиҗәле көрәшүче түбәндәге продуктларны да кулланып карагыз әле.
-
Иртәгә әлмәтлеләрне нинди һава торышы көтәчәк ?
21 гыйнвар көнне Әлмәттә болытлы һава торышы көтелә.
-
Кичә Әлмәттә янгын чыккан
19 гыйнвар көнне 10 сәгать 4 минутта янгын сүндерү бүлегенә Базовая урамындагы бер бинада янгын чыкан дигән хәбәр барып ирешә.
-
Татарстанда 13 яшьлек баланың фаҗигале төстә гомере өзелә
Бөгелмәдә ир-ат һәм ике бала исле газ белән агуланган, яшүсмерләрнең берсе һәлак булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла»
«Мин Бузованы беләм. Ул мине белми... Әгәр дә мин берәр көнне Бузованың битенә кереп «Син яшь чагында матуррак идең», «Җырлый белмисең», «Кыланчы»,- дип язып куйсам, ул жырлаудан туктап фотолар куймый башлармы икән) Миңа калса анын исе дә китмәс иде.
-
Галимнәр ач торуның файдасын дәлилләгән
Калифорния университеты галимнәре ач торуның метаболизмны яхшыртуын, организмның картаюга бәйле авырулардан саклавын һәм сәламәтлекне яхшыртуыен ачыклаган. Бу мәсьәләгә кагылышлы тикшеренүчеләр белән мәкалә Cell Reports журналында басылып чыккан, дип хәбәр итә РИА Новости.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре Татарстан юлында туңган пенсионер хатынны коткарган
Хатын-кыз юлда машина «туктата алмый» һәм көчле буранда авылына җәяү кайта башлый.
-
Әлмәттә 655 эш урыны бар
Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге предприятие-оешмаларда 18 гыйнварга барлыгы 655 вакантлы эш урыны барлыгын хәбәр итә.
-
Антибиотиклар: дусмы, дошманмы?
Антибиотиклар – бактерияләр китереп чыгарган авыруларны дәвалый.
-
Бураннар тына, әмма озакка түгел
Татарстан халкы үзен соңгы атнаны Кара диңгез буенда яшәгән кебек хис итте. Чөнки республикабызга нәкъ Кара диңгездән циклон килеп, үзен хуҗа итеп күрсәтте. Машина белән йөрү түгел, җәяү дә узып булмаслык иде шәһәр урамнары, авылныкы турында сүз дә кузгатып тормыйбыз инде.