Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Антибиотиклар: дусмы, дошманмы?

Антибиотиклар – бактерияләр китереп чыгарган авыруларны дәвалый.

Мәсәлән, үпкә яки бәвел куыгы ялыксынганда, ангина яки гайморит булса. Тик күпләр аны салкын тисә дә, температурасы күтәрелсә дә яки борыныннан ага башласа да эчә башлый. Антибиотик – җитди дару, бик тиз генә тереләм, дип уйлый. Тик хәлсезлек вирус аркасында булырга мөмкин. Бу очракта әлеге төймәләр бернинди дә файда бирмәячәк. Алай гына да түгел, зарар китерергә дә мөмкин. Чөнки антибиотиклар:

→иммунитетны көчсезләндерә. Ул начар һәм шул ук вакытта кирәкле бактерияләрне дә бетерә. Ә бу организмның саклану сыйфатына ярыйсы ук зыян сала.

→эчәклекнең микрофлорасын боза. Файдалы һәм зарарлы бактерияләрнең балансы сафтан чыга һәм шуңа бәйле рәвештә дисбактериоз барлыкка килә. Аның билгеләре: хәлсезлек, ару, аппетит булмау, ашкайнату бозылу, тәнгә тимгелләр чыгу.

→бавырга көч китерә. Әлеге орган болай да организмны бертуктаусыз зарарлы матдәләрдән чистартып тора. Ә антибиотиклар аны бөтенләй хәлдән тайганчы эшләргә мәҗбүр итә.

Мөһим кагыйдәләр

Үзегезгә үзегез антибиотик билгеләмәгез. Аларны табиб сайларга тиеш. Әгәр инде сезгә шундый дәвалану биргәннәр икән, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

Барлык курсны эчеп бетерегез. Доктор әйткәнчә дәвалансагыз, барлык зарарлы бактерияләр үлеп бетәчәк. Антибиотикларны вакытыннан алда кабул итүдән туктыйсыз икән, “зараза”ларның бер өлеше исән калачак, ә бу сырхауның кискенләшүенә китерергә мөмкин. Инде моңа кадәр билгеләнгән пилюлялар ярдәм итмәячәк, яңаларын сатып алып, дәвалану курсын яңадан башларга туры киләчәк.

5-6 йотым су белән кабул итегез. Болай иткәндә дару ашказанына эреп беткән килеш эләгә һәм аның лайлалы тышчасына зарар китерми генә тизрәк үз эшен башлый. Минерал су, чәй һәм соклар белән ярамый, алар даруның нәтиҗәлелеген киметә.

Әче сөт продуктлары - кефир, ряженка, катык һәм натураль йогырт ашагыз. Суган, сарымсак кебек тәмләткечләрдән баш тартыгыз. Шулай итеп сез эчәклек микрофлорасына ярдәм итәрсез.

Мөһим! 2 атна дәвамында дисбактериоз билгеләре юкка чыкмый икән, гастроэнтерологка мөрәҗәгать итегез.

Гөлнара Вәлиева

Фото:https://pixabay.com

http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X